Газетага язылу

Миронов хәрбиләргә Ватанны яклаучылар көне уңаеннан түләү кертергә тәкъдим итте

Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов Ватанны саклаучыларны 23 Февраль белән котлады.

Сәясәтче хәрбиләргә ел саен Ватанны саклаучылар  көнендә акчалата түләү кертергә тәкъдим итте. 

Түләү суммасын хәрби хезмәткәрнең хәрби дәрәҗәсе нигезендә бер оклад күләмендә билгеләргә киңәш ителә. Бу хакта РИА Новости хәбәр яза. 

Миронов сүзләренчә, 23 Февраль Россиядә һәрвакыт зур бәйрәм булды, ә махсус хәрби операция шартларында аның әһәмияте тагын да артты. Сәясәтче Ватанны саклаучыларга дәүләт ягыннан өстәмә финанс ярдәме күрсәтү рәвешендә рәхмәт белдерү дөрес булыр иде, дип саный.

Ул Ватанны саклаучыларга махсус хәрби операциядә катнашучыларны гына түгел, ә башка юнәлешләрдә хезмәт итүче хәрби хезмәткәрләрне, оборона предприятиеләре хезмәткәрләрен, галим-конструкторларны, Кораллы көчләр ветераннарын, шулай ук армиягә ярдәм күрсәтүче волонтерларны да кертергә кирәк, диде Миронов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре