Газетага язылу

Мошенниклар алдауның яңа ысулын уйлап тапкан: алар аккаунтны «вату» белән куркыта

Аферистлар Дәүләт хезмәтләре порталына охшаш ялган сайтларга сылтамалар җибәрә башлаган.

Аңа күчүгә, шәхси кабинет “ватылган” кебек ролик чыга. Бу хакта “РИА Новости” F6 компаниясе белгечләре мәгълүматларына таянып яза. Ялган сайтларның “кыяфәте” Дәүләт хезмәтләре порталыныкына охшаш. Сылтамага кергәч, “Автоматический вход через 3 ... 2 ...1с” дип кире исәпләү башлана.

Шуннан соң учет мәгълүматларын “ватулары” күрсәтелә. Смартфон экранында терминал тәрәзәсе пәйда булып, анда “Выгрузка электронной подписи”, “Выгрузка 2-НДФЛ”, “Выгрузка паспортных данных” дигән хәбәрләр күрсәтелә. Шуннан соң картинка яңартылудан туктый. Аферистларның максаты – кешене  аккаунтындагы мәгълүматларының җинаятьчеләр кулына эләгүенә ышандыру. Алга таба куркыту өчен кирәк бу.

Исегезгә төшерәбез: хокук саклау органнары хезмәткәрләре шикле контактлардан сылтамалар аша күчүнең хәтәр белән янавын, тикшермичә генә, теге яки бу мәгълүматка ышанырга ярамавын кат-кат әйтеп килә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре