Кырыгалдарлар аларны, янәсе, бакчасындагы балтырганны юк итмәгән өчен 50 мең сумга кадәр штраф белән куркытып, әлеге мәсьәләне “тыныч юл белән” җайга салырга тәкъдим итә.
Бу хакта “KazanFirst” Россия Эчке эшләр министрлыгының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе буенча Мәгълүмат технологияләреннән хокукка каршы файдалануга каршы көрәшү идарәсе телеграм-каналындагы мәгълүматларга таянып яза.
Мошенниклар, мәсьәләне судка кадәр җиткермәс өчен, ташлама белән инспектор хезмәтенә түләүне яки сылтама аша штраф түләүне тәкъдим итә. Мондый сылтама Дәүләт хезмәтләре порталына охшаш ялган сайтка “алып керә”. Анда исә аферистлар тозагына эләккән кеше шәхси мәгълүматларын кертеп, тегеләргә акча күчерә. Полициядә искәртеп үтелгәнчә, чынбарлыкта штрафларның бармы-юкмы икәнен Дәүләт хезмәтләре рәсми порталындагы шәхси кабинет аша гына барларга мөмкин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез