Газетага язылу

Мошенникларның ата-аналар чатлары һәм электрон көндәлекләр аша алдый башлаганнар

Мошенниклар безнең аккаунтларны кулга төшерү өчен ата-аналар чатларын һәм электрон көндәлекләрне куллана башлаган.

Алар үзләрен ата-аналар комитеты әгъзасы буларак таныштырып, яңа чатка керергә тәкъдим итә. Бауман исемендәге Мәскәү Дәүләт техник университеты белгече Александр Староверов “RT ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Аның сүзләренә караганда, яңа төркемгә керергә ризалык бирүчегә, имештер, кергәнлеген раслау өчен код җибәреп, шуны әйтүен сорыйлар. “Күпләр ризалык бирә дә, чөнки код Дәүләт хезмәтләре порталыннан түгел, ә “мәктәп чаты”ннан” килә, шуңа күрә бик ышанычлы тоела”, – дип өстәгән Староверов.

Мошенниклар кодны алуга, корбанының Дәүләт хезмәтләре порталындагы һәм башка сервислардагы аккаунтына керергә маташа башлый. Аферистлар кеше турында төп мәгълүматларны – ФИО, ИНН алдан ук ачык чыганаклардан яки “агып чыккан” мәгълүматлардан җыя. Шуннан соң инде эш, куркытып,  акчасын алу белән тәмамлана. “Кешене куркыталар: аның исеменә кредит алу белән яныйлар яки тыелган оешмаларны финанслыйсыз, дип тәмам куркуга сабыштыралар да мәсьәләне акчага хәл кылуны тәкъдим итәләр”, – дип йомгаклаган сүзен   RT хәбәрчесе әңгәмәдәше.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре