Быел ул шагыйрьнең 120 еллыгына багышлана һәм гаризалар 30 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк. Бүген журналистларга әлеге премиянең үзенчәлекләре хакында сөйләделәр. Очрашуда Татарстанның яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров, М. Җәлил исемендәге премия лауреатлары – композитор Эльмир Низамов һәм шагыйрә Дания Галәветдинова катнашты.
Татарстанның яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров сүзне Муса Җәлилнең Бөек Ватан сугышы елларындагы эшчәнлеге, көрәш юлы турындагы мәгълүматтан башлады. Ул шагыйрьнең фронтта чыккан «Отвага» газетасында хәрби корреспондент, мөхәррир буларак эшләвен, дошманга калдырмас өчен типография җиһазларын юкка чыгару турында боерык алуларын сөйләде. Бу вакыйгалар 1942 елда була. Түбән Новгород өлкәсендә эзтабарлар эзләнүләр барышында «Отвага» газетасының шрифтларын тапканнар. «Без сентябрь аенда Түбән Новгород өлкәсендә булдык. Анда 8 килограммлап шул шрифтларны җыеп алып кайттык», – дип сөйләде министр.
Журналистларга күрсәтер өчен бер өлешен матбугат конференциясенә дә алып килгән иде.
Республиканың М. Җәлил исемендәге премиясе 4 номинация буенча биреләчәк. Нигезләмәсе белән яшьләр эшләре сайтына кереп танышырга мөмкин. Акчалата премиянең күләме – 200 сум. Элегрәк әлеге бүләккә яшьләр белән эшләүче өлкән буын остазлар да дәгъва кыла ала иде. Хәзер 35 яшькәчә яшьләргә, шулай ук яшьләр коллективларына гына бирелә. Ел саен уздырыла. Заманында премиягә Роберт Миңнуллин, Разил Вәлиев, Ләбиб Лерон, Нәбирә Гыйматдинова, Рифат Сәлах һ.б. лаек булган иде. Быелгы җиңүчеләрнең исемнәре киләсе елда Муса Җәлилнең туган көнендә игълан ителәчәк.
«Бу премия яшьләр өчен, бигрәк тә иҗат кешесе өчен бик мөһим. Әлеге премияне булдырып, хөкүмәтебез яшьләргә игътибар һәм ярдәм булуын да күрсәтә, аларга үсәргә, иҗат итәргә этәргеч тә бирә. Аның ел саен бирелеп торуы шагыйрь иҗатына, аның каһарманлыгына игътибарны, хөрмәтне дә арттыра», – дип белдерде премия иясе Эльмир Низамов. Аның сүзләрен тагын бер лауреат, шагыйрә Дания Галәветдинова да хуплый. «Бу рухланып иҗат итәргә дәрт бирә, маяк булып тора торган премия. Яшьләрне вакытында бәяли белү дә кирәк», – ди каләм иясе.
Әлеге конкурс республикакүләм булса да, анда читтә яшәүче яшьләр дә катнашырга мөмкин. Иҗатларының, әлбәттә, Татарстанга бәйле булуы шарт. Бу очракта аларның кандидатурасын Татарстандагы оешма (Язучылар берлеге, Композиторлар берлеге һ.б.) тәкъдим итә ала.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез