Газетага язылу

Начвин: «Халык элемтә каланчаларыннан курка»

Татарстанда радиофобия очраклары аркасында операторлар элемтә каланчаларын сүтәргә мәҗбүр. Бу хакта Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының коллегия утырышында министр Илья Начвин әйтте.

«Тармакта радиофобия проблемасы бар – гади тел белән әйткәндә, кәрәзле элемтә каланчаларыннан курку. Асылда, бу – өйдә микродулкынлы мич яки телевизор кабызудан курку белән бер нәрсә. Шикаятьләр аркасында операторлар инде эшли торган җиһазларны сүтәргә мәҗбүр. Нәтиҗәдә, тулы бер микрорайон элемтәсез кала», – диде министр.

Аның әйтүенчә, Казанда Себер трактындагы 8 нче шәһәр поликлиникасы янындагы база станциясен сүткәннәр инде. «Хәзер «Изумрудный город» торак комплексындагы каланчаны сүтү турында үтенечләр килә. Ә шәһәрнең иң зур сәүдә үзәкләренең берсе янындагы машина кую урынында операторга база станциясен урнаштыру өчен мәйдан бирүдән бөтенләй баш тарттылар», – диде Илья Начвин.

Бу уңайдан министр халык белән актив эш алып баруның, аңлату эшләре оештыруның кирәклеген әйтте.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре