Россиядә, мәсәлән, 45 мең сумнан түбәнрәк хезмәт хакы алучылар – 24,6 процент, Татарстанда – 22,3. Бу хакта 2026 елның 9 ноябрендә РИА Новости хәбәр итте. Дүрт кешенең берсе диярлек уртача хезмәт хакының 45 процентыннан да азрак акчага көн күрә ягъни. Гаиләле кешегә бу акчага гына бик әллә ни кыланып булмавы аңлашыла. Хәер, ялгызаклар да әллә кая сикерә алмый. Шуңа күрә ил буенча уртача хезмәт хакының 102 мең сум булуы турында хәбәр халыкның мул яшәвен аңлатмый.
Тормышның матди ягын чамаларга теләсәк, медиан хезмәт хакына күбрәк игътибар итәргә туры килә. Медиана – ул урта сызык, халыкның илле проценты нинди хезмәт хакына яшәвен күзалларга булыша. Россиядә уртача хезмәт хакы белән медиан хезмәт хакы бик нык аерыла. 2025 елда ил буенча уртача хезмәт хакы айга 102 мең сум булса, медиан хезмәт хакы 65 мең сум тирәсе генә. Медиана күрсәткече уртачадан 40 процентка якын кимрәк. 65 мең сумның кәгазьдәге сан булуын, салым түләгәч, кулга кимрәк керүен исәпкә алсак, массаларның матди хәле мактанырлык булмавын төшенү кыен түгел.
Менә бу вазгыять – медиан хезмәт хакының уртачадан нык калышуы күп еллар буе тотрыклы килә. Чагыштыру өчен саннар китерик. Казахстанда медиан хезмәт хакы белән уртача хезмәт хакы арасында аерма – 28,4 процент, Беларусьта – 23. Күптәнге капиталистик илләр булган Франциядә – 19,9, Германиядә – 16,2, Финляндиядә – 11,3 кенә. Финнарның уртача хезмәт хакы – айга 4 мең 70 евро (360 мең сум тирәсе), медиан хезмәт хакының 3611 евро булуын да искә алыйк.
Хезмәт хаклары түләүдә аерма Россиядә иң югарылардан икәне күзгә ташлана. Берәүләр бик күп алганда, икенчеләр суган суы суыра. Вазгыять Татарстанда уңайрак. Бездә уртача хезмәт хакы 90,5 мең сум булганда, медиан хезмәт хакы – 72 мең 822 сум. Аерма – 19,5 процент тирәсе. Бездә медиан хезмәт хакы Чуашстандагы уртача хезмәт хакыннан (68 379 сум) югарыррак. Башкортстандагы уртача хезмәт хакына (74 391 сум) якын. Күршеләр ничек яши дә, без ничек – чагыштыра аласыз.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез