Газетага язылу

Ноябрь аеның өчтән берен ял итеп уздырачакбыз

Ноябрьдә россиялеләрне 20 эш көне, 10 ял һәм бәйрәм көннәре көтә.

Бу хакта РИА Новостига Кутафин исемендәге университетның доценты Михаил Афанасьев хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, ноябрьдә 30 календарь көн бар: аның 20се эш көне, ә 10 көне ял һәм бәйрәм көннәре. Белгеч сүзләренчә, россиялеләр чәршәмбе көнне, 4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә сәбәпле ял итәчәк.

Афанасьев әйтүенчә, стандарт 40 сәгатьлек эш атнасында хезмәткәрләргә ноябрьдә 159 сәгать эшләргә туры киләчәк. 36 сәгать эшләүчеләр өчен лимит 143 сәгать тәшкил итәчәк, ә кыскартылган 24 сәгатьлек график булганда ноябрьдә эш вакыты 95 сәгатьтән артмаячак.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре