Без аның белән Кариев театрындагы грим бүлмәсенә очраштык. Биредә шулкадәр рәхәт бер мохит. Стеналарда артистның афишалары, кадерле фотолары һәм танылган кешеләрнең акыллы фикерләре дә язып эленгән. «Шикәрем син, балым син»дә – Солтангәрәй, «Нигез ташлары»нда – Гарифулла, «Король Лир»да – Король Лир, «Сак-Сок»та – Алпамша. Бу Нуриәхмәт абый уйнаган йөздән артык рольнең кайберләре генә. Ул һәр образын кабатланмас һәм үзенчәлекле, хисле итеп тудыра белә.
– Нуриәхмәт абый, грим бүлмәсен без киенү, грим салу урыны дип уйлыйбыз. Ә чынлыкта ул артист өчен нинди урын?
– Монда образ туа. Иртәнге тугызда килеп, төнге унга, унбергә кадәр дә театрда булырга туры килгән чаклар бар. Артист башында төрле уйлар менә шушында туа инде. Рольне ничек тулыландырырга, ничек киенергә дип уйлыйм да эзләнергә костюм бүлмәсенә төшеп китәм. Образлар күбесенчә тормыштан алынган кешеләрнең холыклары, детальләр белән баетыла. Мисал өчен «Супер кияү» спектаклендәге Рәхмәтулла роле дә шулай барлыкка килде. Хастаханәдә ятканда бер абзыйның хатынының күзләре күрми иде. Өч ел шулай икән инде. Абзый иртән аш бүлмәсенә алып барып кашыктан ашата, бәдрәфкә дә алып китә, хатынын тәрбияли, карый. Мин аларны күзәттем. Спектакльдә Рәхмәтулланың да хатыны 15 ел урын өстендә ята. Ләкин бу турыда ул беркемгә белгертми. Рәхмәтулланың телефоннан авыру хатыны белән сөйләшкән диалогын эшләдек. Зал да тын да алмый тыңлый. Спектакль тәмамлангач, тамашачы басып кул чаба. Пьесада булмаган нәрсәләрне дә өстәргә туры килде. 15 ел урында яткан кешенең холкы да үзгәрә бит. Диалогта Рәхмәтулла образын гына түгел, авыру хатынның эчке халәтен дә тудырырга тырыштым. Миңа хастаханәдә күргәннәрем булышты.

– Бик матур гына уйнап йөргән җирдән Рәхмәтулла роленнән киткәнсез. Сәбәбе нидә?
– Үзем баш тарттым. Режиссерга ике тапкыр кердем. Яшем бара бит. Ковидтан соң сәламәтлегем дә какшады. Йөргәндә бераз чайкалып та китәм. Ә мин анда 59 яшьлек ирне уйнарга тиеш. Алай булмый инде. Башта режиссер ризалашмады: «Нури абый, сине алыштырырга артистым юк», – диде. Ләкин мин үз сүземнән кире кайтмадым.
– Кайбер артистлар олыгая башлагач та һаман яшьрәк рольләрдә уйнарга тели...
– Рольдән матур вакытта китә белергә кирәк. «Нигә азаплана инде?» – димәсеннәр. Тамашачы арасында да, театрда да Нури Сафин дигән дәрәҗәм бар. Халык мине ярата, кая барсам да таный, Король Лир ролемне дә онытмыйлар. Күчмә театрда уйнаган «Ефәк баулы былбыл кош» спектаклендәге Мияссәр бабайны, «Шикәрем син, балым син»дәге Солтангәрәйне дә хәтерлиләр. Артист утыз яшьтә дә бабайны уйный ала. Мин 18 яшьтә дә уйнадым. Ләкин син аның эчке халәтен тоярга тиеш. Халык көләрлек булмасын. Ковид белән авырмаган булсам, бәлки әле Рәхмәтулланы уйнауны дәвам иткән булыр идем. Минем белән уйнаган кызлар да сорыйлар: «Пенсия яше артты, әйдә без аны 65 яшьлек итеп үзгәртик», – диләр. Тик үз хәлеңне үзең белергә тиешсең.
– Хәзер ничә ролегез бар?
– Юк диярлек инде. Өч спектакльдә генә уйныйм. Заманында «Галиябану»да да, «Мио, минем Мио»да да ролем булды. Аена 10–15 спектакльдә уйный ала идем. Әмирхан Еникинең «Матурлык» спектаклендә дә уйнадым. Кызганыч, ул хәзер төшеп калды.

– Театрда премьера чыгуга матбугат чараларында аның хакында күпләп язалар, бигрәк тә тәнкыйть язмалары белән шау-гөр киләләр. Сез моңа ничек карыйсыз?
– Без яшь чакта академия театрында массовкаларда уйнадык. Анда өлкән артистларның сөйләшкәнен ишетә идек. «Спектакль чыккач, артист ким дигәндә ун тапкыр уйнамыйча аңа бәя бирергә ярамый», – дигәннәре истә калган. Дөрес. Уйнаган саен артистның да үз-үзенә ышанычы арта, образлар да режиссер һәм актерлар күзаллаганча калыбына кереп урнаша. Менә шунда син аны «бәрәсең» инде. Кайчагында премьерадан соң шундый кискен итеп язып чыгалар, мин моны аңламыйм. Язарга теләүчеләр соңрак, ун спектакльдән соң килеп карасыннар.
Дөресен генә әйткәндә, хәзер чиле-пешле әсәрләр дә шактый бит. Сәхнәгә куяр өчен бөтен кануннарына туры китереп язылган драма әсәре генә алынырга тиеш. Кайда аның кульминациясе, кайда чишелеше? Бик җиңелгә китте бит.
– Нигә шулай икән?
– Беренчедән, драматургия әсәрләре җитми. Язмыйлар. Ә язар өчен шулкадәр күп проблема, тема бар... Төрле фестивальләр оештырыла. Анда да кайбер спектакльләрне карарга оят. Берсендә үз фикеремне җиткердем дә. Чын әсәрләрне куйсыннар. Аның эчтәлеге, конфликты, сюжеты – барысы да драматургия кануннарына туры килсен. Күбесе: «Әсәрне китерсәң дә, сездә алмыйлар», – дип зарлана. Чиле-пешле әйберне алмыйлар инде. Безнең заманда башкача иде. 1960–1970 нче елларда Туфан Миңнуллин, Әхәт Гаффар, Илдар Юзеев, Аяз Гыйләҗев әсәрләрен театрга китерәләр, анда бергәләп укыйлар, фикерләшәләр. Драматург кайтып китә, ике-өч көннән тагын килә, берничә тапкыр шулай кабатлана. Режиссер үз күзе аша уздырып, пьесаны бер калыпка китергәч, әсәр ахырга кадәр камилләшеп беткәч кенә коллективка тәкъдим ителә һәм без эшли башлый идек.
– Тормыш хилафлыкларын күргәндә төшенкелеккә бирелгән чаклар булдымы? Ул халәттән артист кешегә ничек чыгарга?
– Җитешмәгән нәрсәләр күп инде. Иҗатта гына түгел, шәхси тормышта да була. Яшермим, кайвакыт күңел дә төшә. Төшенкелеккә бирелгән чаклар да булды. Ул образны да тулысынча ачарга комачаулый. Миндә кыерсытылганнарны яклап, үз өстемә алу гадәте бар. Шуның белән үземә кыенлыклар тудырган чаклар да күп булды.

– Сез хаталардан сабак ала торган кешеме?
– Сабак ала белмим шул. Белсәм, 80 яшемдә болай калмаган булыр идем. 30, 40 яшемдә дә кеше яклап йөрдем. Кайчагында кемгәдер эшләгән яхшылыкларым үземә бумеранг булып та кайтты, гаепле булып та калдым. Сабак ала белмәдем, ала алмам да инде. Бу минем холкым һәм начар холык димәс идем. Намусым чиста. Шушы яшемә җитеп, шул кешене якламадың, шул кешегә начарлык эшләдең, аны эштән кудыртырга имза җыйдың, дип әйтмәсләр. 80 яшьлегемне чиста намус белән каршылыйм. Ходай каршында чистамын.
– Артист һөнәреннән китәсе килгән мизгелләр булдымы?
– Юк, булмады. 8 нче сыйныфны бетереп, бер русча сүз белмичә, театр училищесына керүем – үзе бер бәхет. 60 ел сәхнәдә һәм мин шуның белән бәхетлемен. Укытучыларым да яхшы кешеләр иде. Безне Нәҗип Гайнуллин, Рифкать Бикчәнтәев, Празат Исәнбәт, Асия Хәйруллина, Анна Гацулина, Шәхсәнәм Әсфәндиярова укытты. Алар мине барысы да ярата иде. Балет артисты Анна Гацулина бию дәресләреннән керә дә барысына да парлап басарга куша. «Мине биергә Сафин чакыра», – ди. Авыл малае бит, кыенсынам. Каршысына килеп басам, башым иеп биергә чакырам. Дәрес саен шулай кабатлана. «Ни өчен ул миңа бәйләнә?» – дим. Соңыннан аңладым. Ул шулай итеп кыенсынуымны, оялуымны бетерергә тырышкандыр. Сәхнә теленнән Асия апа күп нәрсәләргә өйрәтте. Рифкать Бикчәнтәев белән «Айгөл иле» спектаклендә эшләдек. Ул мине Илдар роленә алды. Дублер итеп тагын бер артистны сайлады. Авырып киттем дә бер айга хастаханәгә эләктем. Йөрәк яна, Рифкать Бикчәнтәев белән эшлисем килә. Хастаханәдән чыккач: «Ул сине көтте», – диделәр. Рифкать Бикчәнтәев үз итте. Спектакльне минем белән эшләп бетерде. Режиссерның бер актерга тугрылыклы булып калуы күңелдә хөрмәт уята. Тагын бер роль бирергә теләгән иде. Ләкин бирдертмәделәр. Рифкать Бикчәнтәев уңайсызланды: «Син миңа ачуланма инде», – диде. Менә шунда тормыштагы гаделсезлекне күрергә туры килде. Бу бит режиссерның эшенә кысылу, икенче кешенең иҗатына балта чабу. Шулай эшләргә ярыймы? Ни өчен укытучыларымны шулай сагынып искә алам? Нәҗип абый Гайнуллин көн саен кырынып, чиста итеп эшкә килә. Авыл малаена бу – үзеңне ничек тотарга, ничек киенергә кирәклеген күрсәтү, тәрбия. Асия апаның, Шәхсәнәм Әсфәндярованың матур итеп киенүләрен күрсәң! Укытучыларымның үз-үзләрен тотышы 15 яшьлек авыл малаена шәхес булып формалашуда үрнәк булган.
– 15 яшьлек авыл малаенда театрга мәхәббәт очкыны ничек кабынды?
– Аның очкыны мәктәп сәхнәсендә булгандыр. Бездә үзе биюче, гармунчы, үзе җырчы Шәмсенур апа бар иде. Безне җыеп, бию түгәрәге оештырды. «Мәктәп сәхнәсе» дигән китап чыгарыла иде. Шуннан алып скетчлар, монтажлар куя идек. Аларның барысында да катнаштым. Гел китап укыдым. Авылга театрлар да килә иде. Үзебезнең яшьләр дә спектакльләр куйды. Без аларның уенын клубка качып кереп карый идек. Менә шулар барысы да күңелгә сеңгәндер. Җиденче-сигезенче сыйныфта укыганда: «Кем булырга телисең?» – дип сорыйлар. Барысы да әйтә, мин дәшмим. Бер укытучыга да сөйләмәдем. Практикага математика укытучысы 19 яшьлек Гөлара апа килде. Ни өчен икәнен үзем дә белмим, серемне аңа чиштем. Ул Казанга кайткач белешеп килгән: мин 8 нче сыйныфны тәмамлаган елны театр училищесына төркем җыйдылар. Хәлил Мәхмүтов, Юныс Сафиуллин, Эльмира Хамматова, Дания Нуруллина – без бергә укыдык.
– Кабат иҗатка кайтыйк әле. Еш кына тамашачылардан: «Театрлар тәрҗемә әсәрләрне нигә куя икән, безгә татарча спектакльләр кирәк», – дигән фикерне ишетергә туры килә. Тәрҗемә әсәр кемгә һәм ни өчен кирәк?
– Үз тәҗрибәмнән чыгып, тәрҗемә әсәрләр кирәк, дип әйтәм. Василий Ливановның: «Актерның осталыгы аның классиканы ничек уйнавында күренә», – дигән сүзләре бар. «Король Лир» спектакле чыккач, ике атнага Чаллы якларына киттек. Анда көндез балаларга да күрсәттек. Башта, балалар аңлармы, ахырга кадәр караучы булырмы, дип курыктым. Бәлки укытучылар да тырышкандыр, сабыр гына карадылар, ахырга кадәр утырдылар. Спектакльдән соң укытучыларның: «Балаларга мондый спектакльләрне күрсәтергә кирәк, килгәнегез өчен рәхмәт», – дип әйтүе безне куандырды. «Мәкер һәм мәхәббәт» спектаклен дә халык елап карады. Менә шушы ике спектакльдән соң мин шуңа инандым: ике тиенлек әйберләр куйганчы, без тамашачыга әнә шушындый классик әсәрләрне күрсәтик. Ул кешене үстерә.

– Элегрәк артистлар хыялдагы рольләре хакында да сөйли иде. Хәзер андыйлар бик сирәк. Сезнең күңелдә уйналмаган, хыялланган рольләр калдымы?
– Калды. Әлмәндәр картны уйныйсым килде. «Нигез ташлары»нда, «Көзебезнең язында» спектакльләре белән авылларда йөргәндә дә: «Сезгә Әлмәндәрне уйнарга кирәк», – дип әйтәләр иде. Хәзер ул теләкнең тормышка ашмавына сөенәм дә. Барыбер Шәүкәт абый шикелле уйнап булмас иде. 30–40 ел элек булган спектакль мохитен бүген кабатлап булмый дип уйлыйм. Чөнки заман икенче. Тамашачы да үзгәрде. Ул вакытлардагы әйберләргә халыкның исе китми. Кешенең фикере, уйлары, кабул итүе башка. Тагын Чеховның «Дядя Ваня»сында бик уйныйсым килгән иде. «Маскарад» спектаклендә уйнарга хыялландым.
– Тамашачы башка, дисез. 60 ел уйнаган артистка кайсы заман тамашачысы күбрәк ошый?
– Теге замандагы тамашачы. Сериаллар, видеолар булмаган чорда, мин тамашачының күзләренә карап уйный идем. Алар башка иде. Районга барасың, алар театр килгәнне көтеп тора. Хәзер күбрәк концерт, шоу кирәк. Бүгенге тамашачы «избалованный». Үзе спектакльгә дип килгән, ә үзе телефон карап утыра.
– Андыйлар театрга ияреп кенә килүчеләрдер. Тугры тамашачы яраткан артистын күрергә, спектакль карап гыйбрәт алырга килә. Чәчәкләр белән килүчеләр дә бар. Ә сез чәчәкләр яратасызмы?
– Чәчәк букетларына күмелгән чаклар да булды. Яратам. Хатыныма розалар бик ошый. Ә мин беркөн карап торам, ромашкаларны яратам икән бит. Болын чәчәкләре ошый миңа. Улымның өч яшьлек кызы да ромашкалар ярата, ахры. Урамга йөрергә чыктык та, башта миңа таш китереп бирде. Рәхмәт әйтеп алдым. Аны өйгә дә алып кайтып юып куйдым әле. Аннары өч ромашка чәчәген өзеп китереп бирде. Миңа шундый бүләк ясады. Менә бит ул – бәхет. Тагын бер оныгым, кызымның кызы Мәскәүдә МГИМОда укый. Кичә шалтыратып: «Бабам, борчылма, барлык зачетларымны да тапшырдым. Тиздән имтиханнар», – диде. Шуңа сөендем.
– Тулы бәхет өчен сезгә тагын нәрсә кирәк?
– Сәламәтлек. Тормышта иң мөһиме шул. Ул 50 яшьтә булсаң да, 80 дә булсаң да кирәк. Саулыгым булса, мин «Супер кияү»дәге ролемнән дә баш тартмый идем әле. Сәламәт булсаң, роле дә була, бирәләр дә. Кирәк икән сорап алып та уйныйм. Күчмә театрда ике ролемне шулай уйнадым. Сәламәт булыйк әле, 15 декабрьдә 80 яшем тула, Алла боерса. Юбилеемны да матур рольләрем белән каршы алырга язсын.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез