Газетага язылу

Оборона министры Татарстан егете Антон Груниска Алтын Йолдыз тапшырган

Россия оборона министры Андрей Белоусов чыгышы белән Татарстаннан булган генерал-майор Антон Груниска СВОдагы казанышлары өчен Алтын Йолдыз медале тапшырган.

Бу хакта хәрби ведомство хәбәр итә.

Медаль Россия Федерациясе Герое исемен бирү белән бер үк вакытта тапшырыла. Антон Грунис 1979 елда Казанда туган. Мәктәпне тәмамлагач, Мәскәү Югары  гомумгаскәр училищесына укырга кергән. Шуннан соң Чечнядә, Көньяк Осетия, Сүрия һәм Кырымда хезмәт иткән. СВО барышында Грунис Луганск армия корпусының дүртенче мотоукчылар бригадасы (2023 елда Бахмутны алуда зур өлеш керткән) командующие итеп билгеләнгән.

Моннан тыш бригада хәрбиләре аның җитәкчелегендә быел июль аенда Константиновка шәһәрен азат иткән. “Бик шәп  сугыша”, – дигән аның турында Россия Кораллы Көчләренең Югары Башкомандующие Владимир Путин. Бүләкләү вакытында генерал-лейтенант үзенә ышанып тапшырылган бригададагы хәрбиләрнең каһарманнарча эшен билгеләп үткән. “Махсус хәрби операциянең барлык максатларына ирешеләчәк”, – дип басым ясап әйткән Россия Герое.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре