Газетага язылу

Өй белән мәктәп арасы – ерак түгел барасы: юлларда уяу булырга өндиләр

Яңа уку елы зур мәшәкатьләре белән килә. Иминлек турында бигрәк тә кайгыртасы була. Урамга чыгуга, белеп атларга, карап йөрергә, ашыкмыйча барырга кирәк. Юл иминлеге сагында торучылар янә шул хакта искәртә. Балаларга да, аланың әти-әниләренә дә кагыла бу.

Өй белән мәктәп арасы – ерак түгел барасы: юлларда уяу булырга өндиләр
Фото: Татар-информ

Казанда яшәүче Галиевларның өч баласы да каникулны авылда уздырган. Август ахырында, ниһаять, бөтен гаилә әгъзалары үз йортларына җыелышып беткән.

– Ике үсмер улыбыз да җәй буе әниләрдә булды. Авылда үзләре кебек яшьләр күп, энемнең дә балалары әнидә кунакта иде. Үзләренә мотоцикл алмасак та, башка балаларныкына утырып йөрделәр, шул күңелгә тынгылык бирмәде. Аннан соң авылда тирән күл булу да эчне пошырып торырга сәбәп булды. Шуңа күрә хәзер инде, балалар каникулны исән-имин чыкты, дип шөкер итәм. Әмма егетләрне авылга озатканда бер борчылсам, уку елы башлангач, тагын бер кат хафаланам. Балалар үсте, итәктән төште, хәзер инде тәртипле генә йөрсеннәр, дип телибез. Кыскасы, 1 сентябрьне әнә шундый катнаш хисләр өермәсе белән каршы алабыз, – ди Альбина Галиева.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ГАИ идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин машина йөртүчеләргә мәктәп һәм башка мәгариф учреждениеләре янында, ишегалларында, балалар күпләп йөри торган урыннарда аеруча сак булырга киңәш итә.

– Машина йөртүчеләрнең караңгы вакытта, яңгырлы һәм томанлы көннәрдә бигрәк тә игътибарлы булуларын сорыйбыз. Алдан ук тизлекне киметегез һәм игътибарны читкә юнәлтә торган хәлләр килеп чыкмасын өчен тырышыгыз, – дип мөрәҗәгать итте Айрат Сәмигуллин. – Җәяүлеләр дә юл аша рөхсәт ителгән урында гына чыгарга кирәклеген онытмасын иде. Ата-аналарга балаларга юлда үзен ничек тоту кагыйдәләрен аңлатып кына калмыйча, аның «өй – мәктәп – өй» маршрутын үзе белән бергә үтеп карарга киңәш итәбез. Ә балаларны машинада алып барганда автокреслолардан файдаланырга кирәклеген тагын бер кат искә төшерәм. Киемнәрдәге һәм сумкалардагы яктылыкны кире кайтара торган элементлар куллану – иң гади һәм нәтиҗәле ысул. Яңа уку елы балаларыбыз өчен шатлыклы, нәтиҗәле һәм, иң мөһиме, куркынычсыз булсын иде.

Татарстанда ел башыннан 37 җәяүле һәлак булган. Узган ел куркыныч очраклар 8 гә азрак иде. Һәлак булган кешеләрнең 78 проценты юл аша тиешсез урында чыккан. Фаҗигаләрнең яртысыннан күбрәге караңгы вакытта булган. Быел республикада барлыгы 457 кешене машина бәрдергән.

Яңа уку елы башланыр алдыннан республикада иминлек чараларына да зуррак игътибар бирелә. «Игътибар: балалар!» профилактика чарасы кысасында инспекторлар балаларны автомобильдә йөртү таләпләренең үтәлешен тикшерәчәк, шулай ук машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирү кагыйдәләрен үтәвенә игътибар итәчәк. Болардан тыш, автоинспекторлар мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре, укытучылар белән очрашачак.

«Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең Актаныштагы профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова әйтүенчә, алар балалар белән ел әйләнәсе эшли.

– ГАИ белән берлектә бик актив эшлибез. Елның кайсы вакытына карамастан, юл-транспорт һәлакәтләре, кызганыч, арта гына бара. Бигрәк тә язгы-җәйге чорда юлларда техника күп. Бу вакытта питбайк, квадроцикллар да юлларга күп чыга. Шуңа күрә без укучылар белән даими рәвештә очрашып сөйләшеп торабыз. Мәктәптә һәр чирек саен ГАИ хезмәткәрләре белән берлектә ата-аналар җыелышларында чыгышлар ясыйбыз, анкеталар тутырабыз. «Минем балам белән андый хәл булмас әле», – дип уйларга ярамый.  Бала язмышын хәл итәргә бер секунд җитә. Шуңа күрә мондый очрашуларны мөмкин булганча ешрак үткәрергә тырышабыз, – ди Ләйсән Мөхәммәтова.

«Әти-әниләр – куркынычсызлык өчен» республика бәйгесендә Актаныш әти-әниләре призлы урыннар яулаган. Әмма иминлек турында уйлап та карамаучылар бар. Әйтик,  баласына мототранспорт алып бирүчеләр.

– «Башкаларга ярый, безгә рөхсәт юкмы?», «Бала үзе тырышып эшләп алган мотоциклында йөри алмыймы әллә?» – ди алар. Ничек кенә булмасын, яше җитмәгән балага куркыныч уенчык бүләк итү дөрес эш түгел, – ди Ләйсән. – Җәй узса да, юллардагы куркыныч кала. Шуңа күрә уку чоры башлангач, балаларга да, әти-әниләргә дә, машина йөртүчеләргә дә уяулыкны тагын да арттырырга туры киләчәк.

 

 

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре