Газетага язылу

Октябрь шаккатыра: Татарстанда һава торышы 2009 елгы рекордны кабатлый

Татарстанда алдагы атнада һава торышы нормадан 8-10 градуска җылырак булыр дип көтелә.

Явым-төшем ихтималы аз, ә якын көннәрдә температура рекордлары булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Дүшәмбе көнне, 12 октябрьдә, республикада + 14...+20 градус җылы фаразланды. Республика хәзерге вакытта коры һава торышын тәэмин итә торган антициклон йогынтысында.

Сишәмбе, 13 октябрьдә, төнлә температура +5...+10 градус, көндез +18+ + 23 градус җылы булачак.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 14 һәм 15 октябрьдә төнлә +5...+12 градус, көндез +17... + 24 градус җылы көтелә.

Җомга көнне, 16 октябрьдә,  төнлә +6...+11 градус, көндез +15...+ 20 градус җылы фаразлана.

Синоптиклар фаразлавынча, шимбә көнне, 17 октябрьдә, явым-төшем көтелми, ә көндезге температура +15...+ 20 градус булачак. 

Шундый аномаль җылы һава торышы Татарстанда 2009 елда да күзәтелгән булган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре