Россиядә яман шеш очракларының 54 проценты чамасы хатын-кызларда ачыклана. Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы Андрей Каприн “РИА Новости” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.
Аның әйтүенчә, хатын-кызларның ир-атларга караганда ешрак авыруы соңгы дистә ел дәвамында үзгәрешсез калып килә.
“Рак очракларының 54 проценты чамасы – хатын-кызларда, 46 проценты – ир-атларда ачыклана”, – дип билгеләп үткән ул.
Белгеч сүзләренә караганда, соңгы дистә ел эчендә бу нисбәт асылда үзгәрмәгән.
Академик яман шешнең өлкән яшьтәгеләрдә (65 яшьләр тирәсендә) иң күп ачыклануын искәрткән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез