Бүгенге көндә эшләр җиде этапта алып барыла. Аларны тулысынча киләсе елга тәмамларга җыеналар. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Рәнис Фәйзуллин сөйләде.
Аның сүзләренчә, объект сигез этапка бүленгән. Җиде этап буенча дәүләт контрактлары төзелгән. Сигезенче этап буенча проектны яклау эше алып барыла.
– Мөгаен, анда төзелеш дәүләт– шәхси партнерлык кысаларында башкарылыр һәм бу Вознесение тракты кебек түләүле автомобиль юлы булачак, – диде ул.
Сигезенче этап Казанның Идел буе районында Урман аланы торак массивыннан Техник урамына кадәр автомобиль юлы төзүне үз эченә ала. Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, җиденче этапта Лаеш районында Казан–Оренбург автомобиль юлындагы чишелешне реконструкцияләү төгәлләнгән инде. Яңа юл Усад, Столбище, Комлы Кавал авыллары аша уза торган юлларны автомобиль агымыннан бушата. Хәзер өченче этапта Урманлы алан торак массивыннан Лаеш районындагы Столбище–Атабай юлына кадәр автомобиль юлы төзелеше бара. Оренбург трактының дублерын төзү нәтиҗәсендә Казаннан М12 трассасы, аэропорт, Лаеш районы территориясендәге җитештерү мәйданчыклары һәм аңа якын торак пунктлар ягына чыгу өчен өстәмә маршрут барлыкка киләчәк.
– Тулаем алганда, проектны гамәлгә ашыру терәк торак пунктларның социаль-икътисадый үсешенә сизелерлек йогынты ясаячак. Мәсәлән, Столбище авылыннан М12 трассасы буенча Казанга баручы автомобильләр агымы кимиячәк. Бу урам–юл челтәренең бушавына, транспорт йөкләнеше кимүенә, экологик вәзгыятьнең яхшыруына, юл хәрәкәте иминлегенең артуына китерәчәк, – диде Фәйзуллин. Чыгымнарга килгәндә, быел дублер юл салу өчен 6,2 млрд сум бүлеп бирелгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез