Мәскәүнең көньягындагы парковкада машина шартлап, бер кеше зыян күргән, дип яза ТАСС агентлыгы оператив хезмәтләргә сылтама белән.
Зыян күрүчегә табиблар медицина ярдәме күрсәтә. Урында ашыгыч хезмәтләр эшли.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Гадәттән тыш хәлнең сәбәпләре ачыклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез