Сезонның беренче премьерасы – Ч. Айтматов әсәре буенча куелган «Ак пароход» спектакле 25–26 сентябрь көннәрендә чыгачак. Режиссеры – Айдар Җаббаров, инсценировка авторы – Резедә Гобәева, рәссам – Булат Ибраһимов, ут буенча рәссам – Ольга Окулова. «Баш рольдә театрыбызның өлкән актеры, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Нуриәхмәт Сафин уйнаячак. Декабрь аенда аңа 80 яшь тула. 15 декабрьдә шушы спектакль белән юбилеен да билгеләп үтәчәкбез. «Ак пароход» әсәре мәктәп программасында да бар. Яшь тамашачылар өчен кызыклы булыр дип өметләнәбез», – дип белдерде журналистларга театрның директоры Илнур Ганиев.
Кариев театры яшь тамашачыларны җәлеп итүнең төрле юлларын эзли. Аларга ошардай әсәрләр, заманча алымнар – барысын да кулланып карарга тырышалар, шуңа күрә төрле авторлар, режиссерлар белән дә эшлиләр. Декабрь аенда татар халык әкияте буенча «Ак бүре» спектакле планлаштырыла. Инсценировка авторы һәм режиссер – Наталья Пахомова (Мәскәү курчак театры). Шулай ук яшь драматург Лилия Шакирова әсәре буенча «Кадерлем» спектакленең премьерасы да көтелә.
Кариев театрына бәбиләр белән дә килергә була. Иң нәни тамашачылар өчен табигатьтәге су әйләнешен тасвирлаган «Тамчының маҗаралары» спектакле әзерләнә. Аны режиссер Илдар Гатауллин һәм рәссам Юлия Кораблева иҗат иткәннәр. Труппа быел бер хезмәткәргә арткан. Театр училищесын тәмамлаган Айсылу Гайнанованы эшкә алганнар.
Театрның баш режиссеры Ренат Әюпов азәрбайҗан композиторы Узеир Гаджибековның «Аршин Мал-Алан» мюзиклы буенча премьера әзерли. «Әлеге мюзиклны квартирник форматында тәкъдим итәргә уйлыйбыз. Классик әсәр булса да, без аны яшьләргә дә яраклаштырып, бүгенге диалогларны да кертеп эшләргә телибез һәм аларны Раил Сафин эшләячәк. Ә музыкаль өлешен Рәдиф Кашапов белән эшләргә уйлыйбыз», – дип, үз идеяләре белән бүлеште Ренат Әюпов.
Театр төрле сәбәпләр аркасында вакытлыча туктатылып торган кайбер спектакльләрне яңадан кайтарырга җыена. Алар – «Питер Пэн», «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» спектакльләре. Күренекле язучы Г. Ибраһимовның тууына 140 ел тулу уңаеннан театрда уңышлы барган «Алмачуар» спектакленең дәвамын куярга җыеналар. Сюжет буенча герой инде зур үскән һәм шәһәрдән авылга кайта. «Тамашачы үзгәрә, балалар үсеп тора. Бу спектакльләрне яратып карыйлар, шуңа кире кайтарабыз», – ди Ренат Әюпов.
Театр фестивальләрдән дә читтә калмаячак. Хәят» спектакле белән Смоленск шәһәрендә узачак «Смоленский ковчег» X Халыкара театр фестиваленә баралар. «Пермская Фантасмагория» II Халыкара театр фестивалендә «Гөлчәчәк» спектаклен уйныйлар. Пермь өлкәсенең Кудымкар шәһәрендә уза торган «Сообщение» VIII Милләтара театр фестивалендә «Тынлык» спектаклен тәкъдим итәчәкләр.
8–12 сентябрьдә XVIII «Һөнәр» Бөтенроссия яшь режиссура фестивале кысасында иҗади лаборатория узачак. Лабораториядә режиссерлар Дарья Левингер (Санкт-Петербург, РГИСИ), Дмитрий Лимбос (ГИТИС) һәм Кәрим Вахитов (ГИТИС) катнашачак. Аларга Джонатан Свифтның «Путешествия Гулливера», Лев Толстойның «После бала», Мөхәммәт Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» әсәрләре тәкъдим ителә. Биш көн дәвамында режиссерлар Кариев театры артистлары белән берлектә эскизлар иҗат итәчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез