Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә психолог Айнур Гәрәев ярдәм итте.
– Соңгы елларда танышу мәсьәләсендә дә, мөнәсәбәтләрдә дә беренче адымны ясаучы гүзәл затлар артты. Моны ничек аңлатырга була? Эмансипация, ягъни тигез хокуклы булырга тырышумы бу, әллә егетләр, ир-атлар үз-үзләренә ышанычны югалтамы?
– Миңа калса, Россиядә әле беренче адымны барыбер дә ир-атлар ясый. Ниндидер глобаль үзгәрешләр булды дип уйламыйм. Ә менә, хатын-кызлар да беренче адымны ясый ала, дигән фикер ныгый башлады.
Танышуны аерым карасак, соңгы арада әлеге мәсьәләдә авырлыклар барлыкка килә башлады. Монда сүз беренче адым турында да түгел. Кешеләр шәхси чикләр белән артык мавыгып, бер-берсеннән читләшә башлады. Һәм шәһәр зуррак булган саен, бу ара һаман ерагая. Кешеләргә хәзер онлайн танышу, аралашу җиңелрәк бирелә, һәм алар шул юлны сайлый да. Аннан соң, без хәзер кем тарафыннан да булса кире кагылудан, ниндидер аңлашылмаучанлыклардан да ныграк куркабыз. Бу куркулар безне кешеләрдән читләштерә.
– Бүгенге заман ир-атлары өчен хатын-кызда иң мөһиме нәрсә? Акылмы, тышкы кыяфәтме, уңганлыкмы?
– Бу сорауга төгәл генә җавап биреп булмый, чөнки һәркем үзенекен эзли. Күпчелек ир-атлар беренче чиратта тышкы кыяфәткә игътибар итә дип уйлыйм. Алар, гомумән, бу дөньяны күзләре аша кабул итә. Һәм күп кенә ир-егетләр яннарында чибәр хатын-кыз булуны абруй өсти дип саный. Алар өчен бу – уңышның бер билгесе. Бу фикер әле дә яши, әмма инде бераз үзгәрә башлады. Әйтик, үзе дә һәрвакыт үсештә булырга тырышкан ир-атлар белемле, максатчан хатын-кызларга игътибар итә.
Ә уңганлыкка, көнкүреш эшләренә осталыкка килгәндә, соңгы елларда болары ир-атлар өчен ул кадәр үк әһәмиятле түгел. Бу мәсьәләдә «тиеш»ләр кимеде.
– Ир-атлар акыллы хатын-кызлардан курка, дигән ышану, стереотип та бар бит әле. Ул чынбарлыкка туры киләме?
– Курка, димәс идем. Ир-атлар эмоциональ яктан ачык, «тере» кызларга тартыла. Ә төпле, акыллы хатын-кызлар еш кына бик басынкы, оялчанрак, рациональ була. Бу стереотип әнә шуңа бәйле дип уйлыйм.
Шундый кызыклы статистика бар: эмоциональ яктан басынкырак, үз-үзен кулда тота белүче ир-атлар хисләрен күрсәтергә оялмый торган, ачык хатын-кызларга күбрәк тартыла.
Тагын шунысы бар: акыллы ир-атлар акыллы хатын-кызлар белән ярыша башларга, алардан акылсызрак булып күренүдән куркырга мөмкин.
– Электән килгән тагын фикер – хатын-кыз ир-ат янында көчсезрәк булып күренергә тиеш. Әмма хәзерге заманда көчсезлек хатын-кызлар арасында тискәре сыйфат буларак кабул ителә. «Алтын урталык»ны ничек табарга?
– Миңа калса, хатын-кыз көчсез булырга тиеш дигән фикер – бик зур ялгыш. Ләкин көчсезлек дигәндә нәрсәне күз уңында тотасың бит. Сәламәт, нормаль мөнәсәбәтләрдә хатын-кыз да, ир-ат та бер-берсенә таяна ала. Алар ниндидер бер мизгелдә көчсез булудан да, нәрсәнедер башкарып чыга алмаганда ярдәм сораудан да курыкмый. Менә мондый көчсезлек хатын-кызга да, ир-атка да хас була ала. Чөнки без – кешеләр, роботлар түгел.
Ә инде хатын-кыз гаиләдә, мөнәсәбәтләрдә гел «үзем» дип тора икән, мондый очракта ир-ат үзен кирәксез итеп тоя башлый. Һәм киресенчә. Шуңа да көчсезлекне фәкать хатын-кызларга гына хас сыйфат буларак карарга кирәкми.
– Сәламәт мөнәсәбәтләр турында сөйләштек. Хыянәткә дә тукталыйк инде. Бу мәсьәләдә дә хатын-кыз белән ир-атны аерып карау бар. Әйтик, кайбер психологлар фикеренчә, ир-атлар – тормышларына яңалык кертер өчен, ә хатын-кызлар яңа хисләр эзләп хыянәт итә. Сез ничек уйлыйсыз?
– Статистикага күз салсак, хәзер хатын-кызлар да, ир-атлар да бер тирә хыянәт итә. Ир-атлар бу адымга ешрак бара, дип саналса да. Эш шунда ки, хатын-кызлар моны яхшырак яшерә.
Ә инде ихтыяҗларга килгәндә, алар җенескә карап бик аерылмый инде хәзер. Әмма хыянәт күпчелек очракта нәкъ менә рухи дөньяга бәйле. Кемдер бу адымга яңа хисләр өчен барса, кемдер рухи якынлык эзли, башка берәү белән үзе булудан курыкмый. Назга, игътибарга сусау, бер-береңнән туеп китү – барысы да хисләргә бәйле.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез