Газетага язылу

«Пушкин картасы»н 28 декабрьгә кадәр яңартырга кирәклеген искәрттеләр

Программа операторы алмашу сәбәпле, 28 декабрьгә кадәр Дәүләт хезмәтләре порталы аша «Пушкин картасы»н яңадан чыгаруга гариза бирергә кирәк.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова хәбәр итте.

«Пушкин картасы»ннан өзеклексез файдалануны дәвам итү өчен, аны 28 декабрьгә кадәр «Госуслуги Культура» кушымтасында яисә «Почта Банк» һәм ВТБ офисларында һәм кушымталарында яңартырга кирәк», – дип белдерде ул.

«Гаилә» илкүләм проектына керүче «Пушкин картасы» 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләргә театрларга, музейларга, концертларга, күргәзмәләргә һәм кинога бушлай бару мөмкинлеген бирә. Ел саен картага 5 мең сум акча исәпләнә: аның 2 мең сумына кадәр киносеансларга, ә калган өлешен теләсә нинди мәдәни чараларга сарыф итәргә була.

Чараны сайлау һәм билет алу Культура.РФ платформасында берничә төймәгә басу белән башкарыла. Афишада илнең барлык төбәкләрендәге мәдәният йортлары һәм вакыйгалар турында мәгълүмат тупланган.

2025 елдан калган акчалар киләсе елга күчерелми, шуңа күрә аларны 31 декабрьгә кадәр кулланып калырга кирәк. Билетларны алдан ук сатып алырга мөмкин, шул исәптән 2026 елда булачак чараларга да, дип хәбәр итә Татар-информ.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре