Газетага язылу

Путин АСЕАНның дөнья күләмендә абруе үсүен әйтте

Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясенең (АСЕАН) абруе Азия-Тын океан төбәгендә генә түгел, бөтен дөньяда танылган, оешма вакыт сынавын узды. Бу хакта Казанда узучы Россия – АСЕАН саммитының пленар утырышында Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

«Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе Азия-Тын океан төбәгендә генә түгел, ә гомумән дөньяда абруй казанган. Халыкара хокукның гомумтанылган нормаларына һәм мәнфәгатьләрне үзара исәпкә алуга таянып, дәүләтара хезмәттәшлек системасын төзеп, вакыт сынавын узды», – диде Президент.

Аның әйтүенчә, бу мөнәсәбәтләр геосәяси турбулентлык шартларында Азия-Тын океан төбәгендә тотрыклылыкның мөһим факторы булып тора.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре