Газетага язылу

Путин: «Ел ахырында инфляция 6 проценттан азрак булачак»

Бу ел ахырында Россиядә инфляция 6 проценттан кимрәк булачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин туры элемтә барышында белдерде.

«Инфляцияне 6 процентка кадәр киметү бурычы куелды. Чынбарлыктан күренгәнчә, ел ахырына кадәр ул 6 проценттан да азрак – 5,7–5,8 процент тәшкил итәчәк», – диде Илбашы.

Владимир Путин илдә сәнәгать җитештерүе 1 процентка, эшкәртү сәнәгате – 3,1 процентка, ә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү – 3,3 процентка артуын да әйтте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре