Газетага язылу

Путин креатив индустрияләр хезмәткәрләренә ярдәм итү системасын эшләргә йөкләде

Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә креатив индустрия вәкилләренә, шул исәптән рәссамнарга, скульпторларга, архитекторларга һәм урбанистларга ярдәм итү системасын булдыруны карарга кушты. Терәк торак пунктлары территорияләрен төзекләндергәндә аларның эшләреннән файдаланырга тәкъдим ителә, дип яза «Татар-информ».

Документта шулай ук иҗади индустрия вәкилләреннән товарлар, эшләр һәм хезмәтләр сатып алуны күздә тоту кирәклеге турында әйтелә. Ярдәм шул исәптән яшь белгечләргә, сәнгать һөнәрләре һәм һөнәрчелек осталарына, шулай ук арт-индустрия вәкилләренә дә кагылырга тиеш.

Моннан тыш, министрлар кабинетына төзекләндерүгә комплекслы якын килүне күздә тоткан проектларга ярдәм итү чараларын билгеләү йөкләнде. Сүз җәмәгать киңлекләрен булдыру, сәламәтләндерү маршрутларын һәм башка объектларны үстерү турында бара.

Йөкләмәләрне үтәү өчен җаваплы итеп Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин билгеләнде.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре