«Ил Хөкүмәте бу мәсьәлә турына белә. Бу Финанс министрлыгының үсешнең технологик өлкәсеннән өстәмә керем алу теләге белән бәйле. Утильләштерү җыемын арттыру гел булып тормаячак дип уйлыйм», – диде ул.
«Үзебезнең илдә җитештерелгән машинамы әллә «иномарка»мы?» – дигән сорауга җавап йөзеннән: «Иномарка» сайлагыз дисәм, сәер яңгырар иде», – диде ул уенын-чыны бергә кушып.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез