Газетага язылу

Путин мөһим инфраструктура объектлары иминлеген тәэмин итү турында указга кул куйган

Хуҗалары иминлекне тәэмин итмәгән иң мөһим инфраструктура объектлары (объекты критической инфраструктуры – КИ) Хөкүмәт карары белән вакытлыча идарәгә тапшырылырга мөмкин.

Президент Владимир Путин бу җәһәттән указга кул куйган, дип яза Интерфакс. Документта мондый чаралар өчен нигезләр арасыннан пилотсыз очкычлар һөҗүме куркынычын булдырмауга юнәлдерелгән чараларның нәтиҗәсезлеген ачыклау, шулай ук хуҗалык итүче субъектның КИ объектын торгызмавы яки вакытында торгызмавы аталып үткән.

КИ объектлары төшенчәсе ягулык-энергетика комплексы, сәнәгать, элемтә, коммуналь, транспорт, логистика инфраструктурасы, энергетика объектларын тормыш эшчәнлеге өчен кирәкле объектларны, бик мөһим һәм  хәтәр объектларны, шул ук ил иминлеген һәм халыкның тормыш эшчәнлеген тәэмин итү өчен кирәкле башка объектларны күздә тота. Вакытлыча идарәче “Росимущество” булачак. Әмма Хөкүмәт Президент кушуы буенча бу функцияне башка затка да йөкләргә мөмкин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Путин, Владимир Путин, Президент России, Президент РФ Владимир Путин

Көн хәбәре