Газетага язылу

Путин мошенниклардан саклануга бәйле киңәш бирде

Россия Президенты Владимир Путиннан туры эфир барышында мошенниклар турында сорадылар.

«Халыкны алдаучыларга каршы чаралар күрелгәннән соң, мондый очраклар кимедеме?» – дип мөрәҗәгать иттеләр Илбашына.

Владимир Путин билгеләп үткәнчә, мондый төрдәге җинаятьләр саны 7 процентка, ә зыян күләме – 33 процентка кимегән.

«Ничек кенә булмасын, мошенниклык беркая да китмәде һәм төрле техник чараларны куллану мөмкинлекләре арткан саен, җинаятьчеләр дә үз күнекмәләрен камилләштерәчәк. Шуңа күрә мошенниклар кармагына эләкмәс өчен, телефон аша акча яки башка берәр төрле милек турында сөйли башлыйлар икән, шунда ук трубканы куегыз», – дип киңәш итте дәүләт башлыгы.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре