Газетага язылу

Путин Россия – АСЕАН саммитында катнашучыларны Сабантуйга чакырды

Россия Президенты Владимир Путин Казанда Россия – АСЕАН юбилей саммиты йомгаклары буенча узган матбугат конференциясендә форумда катнашучыларны Россия халыклары традицияләре белән танышырга һәм бу көннәрдә Татарстанда һәм Идел буеның башка төбәкләрендә узучы Сабантуйга чакырды.

Владимир Путин әйтүенчә, Россия чит ил кунакларына һәм аларның илнең тарихы, мәдәнияте һәм халык традицияләре белән кызыксынуына һәрвакыт шат. «Шундый борынгы традицияләрнең берсе – Сабантуй бәйрәме. Ул бу көннәрдә биредә, Казанда һәм Идел буеның башка төбәкләрендә уза», – диде Президент.

Владимир Путин Сабантуйның гадәттәгечә язгы кыр эшләре тәмамлануга багышлануын искәртте һәм бәйрәм чараларында катнашучыларны котлады. Президент саммит тәмамланганнан соң Татарстанда тоткарлану мөмкинлеге булган чит ил кунаклары бәйрәм мохитен тиешенчә бәяләрләр дигән ышаныч белдерде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре