Газетага язылу

Путин Россия – АСЕАН саммитының пленар утырышын башлады

«Казан Экспо»да Россия – АСЕАН саммитының пленар утырышы башланды. Аны Россия Президенты Владимир Путин катнаша.

Чара барышында көн кадагындагы һәм төбәк проблемалары буенча фикер алышачаклар. Шулай ук Россия белән АСЕАНның стратегик партнерлыгын үстерү турында сөйләшәчәкләр.

Биредә үк дүрт документка кул кую планлаштырыла. Моңа кадәр Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков хәбәр иткәнчә, алар инде килешенгән. Бу – Казан декларациясе, 2026-2030 елларга Россия һәм АСЕАН стратегик партнерлыгын гамәлгә ашыру буенча комплекслы гамәлләр планы, энергетика һәм мәдәният буенча уртак белдерүләр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре