Газетага язылу

Путин: «Соңгы өч елда Россиядә эчке тулаем продукт 9,7 процентка артты»

Соңгы өч елда Россиядә эчке тулаем продукт күрсәткече 9,7 процентка арткан, бу Еврозона күрсәткечләреннән шактый югары. Бу хакта туры элемтә вакытында Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

«2025 елда Россиянең эчке тулаем продукты үсеше 1 процент тәшкил итте, әмма соңгы өч елны алсак, бу күрсәткеч – 9,7 процент, ә Еврозонада ул бары тик 3,1 процентка гына җитте», – диде Илбашы.

Шул ук вакытта илдә инфляцияне тоткарлау өчен кабул ителгән чаралар үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәтә, дип белдерде Россия Президенты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре