«Бөтен дөнья мөселманнары Казан, Россиядә яшәүче мөселманнарның хәленә карый һәм алардан үрнәк аламы?» – дип сорады ул Владимир Путиннан.
Президент билгеләп үткәнчә, ислам дөньясы, христиан дөньясы кебек үк, бик күптөрле. «Татарстан үрнәген югары бәялим», – дип белдерде Илбашы.
Россия Президенты сүзләренчә, аның ислам илләрендәге күп кенә хезмәттәшләре Татарстанда төрле милләт һәм дин кешеләренең бергә яшәвенең уңай тәҗрибәсенә игътибар итәләр.
«Татарстан башкаласының Ислам хезмәттәшлеге оешмасы линиясе буенча чаралар үткәрү үзәге итеп сайлануы очраклы түгел», – диде Владимир Путин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез