Документ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару порталында урнаштырылган.
Марат Әмиров, Артур Киселев һәм Римма Фәтхетдинова Татарстан Югары суды судьялары булды. Апас һәм Сарман район судлары рәисләре итеп алты елга Гөлнара Галимова һәм Рөстәм Ханипов билгеләнде.
Алмаз Әхмәдиев һәм Гөлнара Миңнуллина Казанның Авиатөзелеш һәм Киров район судларына судья итеп билгеләнде. Азнакай, Лениногорск, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәр судлары судьялары итеп Зөлфия Низамиева, Дмитрий Рылов, Лилия Әхмәтова һәм Татьяна Ярцева билгеләнде.
Шул ук вакытта Виктор Демидов Татарстанда судьяларның квалификация коллегияләрендә РФ Президенты вәкиле вазифасыннан азат ителде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез