Газетага язылу

Путин: «Туры элемтә»гә килгән сораулар буенча бер ел буе эшләячәкләр»

Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтәгә килгән сораулар буенча Халык фронты алдагы бер буе эшләячәк. Бу хакта Илбашы 13 яшьлек журналистының мәгълүмат җыю ысуллары турындагы соравына җавап биргәндә әйтте.

«Мондый чаралар иң яхшы һәм ышанычлы мәгълүмат алырга булыша. Туры элемтәгә 2,5 миллионнан артык кеше мөрәҗәгать иткән. Әлбәттә, туры элемтә кысасында гына  аларның барысын да җавап бирергә мөмкин түгел. Әмма бу мөрәҗәгатьләр кешеләрнең көнүзәк проблемалары белән бәйле. Алар ясалма фәһем ярдәмендә эшкәртеләчәк һәм Халык фронтыннан тугры ярдәмчеләрем алар буенча ел буе эшләячәк», – диде Владимир Путин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре