Газетага язылу

Радмир Беляев Түбән Кама шәһәрен 60 “яшьлек” юбилее белән котлады

“Бүген – безнең өчен бик мөһим көн. Шәһәребез – Түбән Каманың 60 “яшьлек” юбилее!”. Түбән Кама мэры Радмир Беляев Макстагы рәсми каналында шулай дип язган.

  “Тарих күзлегеннән караганда, 60 ел – күп вакыт түгел. Әмма безнең өчен әлеге алты дистә ел тулы бер тормышны, берничә буын язмышын һәм гаять зур юлны гәүдәләндерә”, – дип язган Радмир Беляев.  

Шәһәр мэры билгеләп үткәнчә, 1960 елның 25 декабрендә беренче чаналы-тракторлы поезд бирегә тәүге төзүчеләрне алып килә. Шуннан соң инде илнең төрле почмакларыннан кешеләр җыела. Алар тәүге йортлар, юллар сала, предприятиеләр төзи. “Бу кешеләрнең хезмәте, кыюлыгы һәм киләчәккә ышанычы  Түбән Каманың нигезенә әйләнгән. Инде 1966 елның 22 сентябрендә Түбән Кама рәсми төстә калага әйләнә. Шәһәребезгә нигез салучылар, хезмәт ветераннары алдында түбәнчелек белән баш иябез”, – дигән мэр. Бүген Түбән Кама – илнең иң әһәмиятле сәнәгать үзәкләреннән берсе, зур нефть химиясе, заманча производстволар һәм көчле предприятиеләр шәһәре. Әмма Түбән Каманың көче сәнәгатендә генә түгел, ә – кешеләрендә. Түбән Кама – бәхетле кешеләрнең “яшел” каласы. Уңайлы, аерым бер мохиткә ия булганы өчен яраталар аны. Шәһәребезне үстерүгә һәр көн саен өлеш кертүчеләрнең һәм аңа туган йорты кебек мөнәсәбәттә булучыларның һәркайсына рәхмәт, дип билгеләп үткән шәһәр мэры.

“Туган көнең белән, Түбән Кама! 60 яшьлек юбилеең белән! Һәрвакыт шундый гүзәл, яшел һәм уңайлы булып кал! Киләчәгең – якты, халкың – бәхетле булсын! Туган көнең белән, шәһәребез!”– дип йомгак ясаган сүзенә Беляев.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре