Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында программа ярдәмендә 20 ишегалдына капиталь ремонт ясалган. Вахитов һәм Идел буе районнарында 36 ишегалды тулысынча төзекләндерелгән. Совет районында эшләр 20 күпфатирлы йортны берләштергән 16 ишегалдын колачлый. Бу хакта бүген «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә район башлыклары сөйләде.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында быел әлеге программа буенча 42 меңнән артык кеше яши торган 45 йорт яңартыла. Бу елгы планга кертелгән территорияләрне төзекләндерү эшләрен августның икенче яртысына тулысынча тәмамларга ниятлиләр. Районнар администрациясе башлыгы Ренат Шәмсетдинов сүзләренчә, ел саен төзекләндерү проектларына таянып аерым бер территориянең үзенчәлекләре исәпкә алынып эшләнә. Мәсәлән, узган ел Дементьев урамындагы ишегалды район тарихына бәйле авиация темасы буенча төзекләндерелгән булган. Быел Побежимов урамындагы ишегалды иң әһәмиятле объектларның берсе булачак. Биредә бер үк вакытта йорт яны территориясе һәм шәһәрнең 1925 елда нигез салынган иң борынгы китапханәләренең берсе яңартыла. Янәшәдә яңа җәмәгать киңлеге исемлеген тулыландырып, мини-сквер булдырыла.
«Без җәмәгать киңлекләрен үзебезнең үзенчәлекле тарихыбызга, холкыбызга таянып булдырабыз. Дементьев урамында башкарылган төзекләндерү эшләре авиация тематикасын чагылдыра. Без халык белән элемтәдә булып, киңәшләшеп эшләүгә аерым игътибар бирәбез. Нәкъ менә башкала халкы тәкъдиме белән бер йорт ишегалдында этләр йөртү өчен махсус мәйданчык барлыкка килде. Бу инде халык мөрәҗәгате буенча булдырылган икенче шундый киңлек», – дип ассызыклады Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Гафаров.
Ренат Шәмсетдинов әйтүенчә, Яңа Савин районында Фатыйх Әмирхан һәм Маршал Чуйков урамнарында урнашкан биш йортның ишегалдын төзекләндерү – тагын бер гадәти булмаган проект. Территория концепциясе Идел буе халыклары әкиятләренә нигезләнеп эшләнгән. Биредә әкият геройларының сыннарын саклап, аларны яңартачаклар. Күл исә ишегалдының табигый бизәге булачак. Бүгенгә ишегалларындагы төзекләндерү эшләре 82 процентка башкарылган.
Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Альберт Салихов, үз чиратында, быелга барлыгы 104 ишегалдын төзекләндерү бурычы куелганлыгын әйтте. Районнарда эшләр 167 мең квадрат метрдан артык мәйданда алып барыла.
«Соңгы елларда башкаладагы үзгәрешләр, чыннан да, таң калдыра. Программа гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле, ягъни җиде ел эчендә Казанда өч меңнән артык күпфатирлы йорт территориясе яңартыла, башкалабызда яшәүче 700 меңгә якын кеше уңай үзгәрешләрне күрә ала. Киләчәктә дә бу эшкә игътибарны киметмәскә, халыкның мөрәҗәгатьләренә тиз арада җавап бирергә кирәк. Төзекләндерү эшләре дәвам итә, алда әле безне зур эшләр көтә, безгә аларны сыйфатлы итеп һәм вакытында башкару бурычы куелган», – диде Рөстәм Гафаров.
Альберт Салихов белдерүенчә, төзекләндерү эшләренә идарәче компанияләр дә кушыла. Халык соравы буенча алар яңартылган территорияләрне заманча инфраструктура белән тулыландыра. Моннан тыш, Татарстан Спорт министрлыгы белән бергә өч ишегалдында беренче тапкыр текбол уены өчен өстәлләр куела.
– Без куркынычсызлык һәм уңайлылык турында күп сөйләштек. Хәзерге вакытта заманча ишегалды өчен гаять әһәмиятле тагын бер күренеш бар: бу – күршеләр белән дус-тату яшәү гамәле. Бу безгә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән гамәлгә ашырыла торган «Күрше» проектын тормышка ашырырга ярдәм итә. Быел безнең администрация ишегалды чараларын үткәрү өчен бирелә торган грант бәйгесендә икенче тапкыр җиңүче булды, – диде Альберт Салихов. – «Күрше» сезонын «Гитара һәм кино» фестивале белән ачып җибәрдек. Август ахырында су спортына кагылышлы фестиваль һәм Идел буе районының 70 еллыгына багышланган ишегалды бәйрәме үткәрәчәкбез. Районнарыбызда яшәүче барлык халыкны җәйге чараларга чакырабыз.
Ә Совет районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Андрей Яковлев, Красная Позиция, Гвардия, Гадел Кутуй һәм Гастелло урамнары белән чикләнгән квартал өч мең җирле халык өчен яңа җәлеп итә торган үзәккә әвереләчәк, дип ышандырды. «Тарихи урыннарга сәфәр» дип аталган төзекләндерү концепциясе урамнар тарихына багышланган мәгълүмат такталары куелган сәфәр маршрутлары төзүне, интерактив элементлар урнаштыруны һәм «Студентлар» скверында урам китапханәсе ачуны күздә тота. Тәкъдимне Казан федераль университетының профильле белгечлекләр студентлары эшләгән. «Бүген без аерым ишегаллары кысасыннан чыгабыз һәм территорияләр үсешенә комплекслы карыйбыз. Ачык мисал буларак Совет районындагы Красная Позиция урамын билгеләргә була. Аның яңа җәяүле зонасы «Студентлар» скверы дәвамына әверелде һәм Гадел Кутуй белән Николай Ершов урамнарын уңайлы маршрут белән тоташтырачак», – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе.
Гомумән алганда, 2026 елда Совет районында төзекләндерү эшләре 147 йортны берләштергән 75 ишегалды территориясендә алып барыла, анда 30 меңгә якын кеше яши. Җиде ишегалдында төзекләндерү эшләре тәмамланган һәм эшләр кабул ителгән. Биредә ишегалды спортын үстерүгә аерым игътибар бирелә. Районның алты ишегалдында футбол, баскетбол, стритбол өчен заманча спорт мәйданчыклары бар, ә берсендә хәтта пляж волейболы өчен мәйданчык барлыкка киләчәк. Яковлев билгеләп үткәнчә, быел халык белән 150 дән артык очрашу үткәрелгән, ишегалларын тәртипкә китерү буенча аларның тәкъдимнәре исәпкә алынган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез