
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Бакчага чыккан саен, үткән ел бу вакытта коелган алмаларны таптап йөри идек дип, ямансулап куям. Һәм чирәм арасыннан тапкан бер-ике алманы, сөенеп, өйгә тотып керәм. Агачтагы берән-сәрән алмаларны күзләр белән эзләп, әле тагын калдымы икән, дип тә барлыйм. Булганда кадере юк, булмаганда тансыкка, кирәклегә әйләнә шул алма дигәнең дә.
Бүген «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда 10 метр биеклектәге чәкчәктән манара төзеделәр.
Урыны тартып тора! Мамадыш районының Җөри авылындагы Тарлау аланы турында әнә шулай ди халык. Быел әлеге алан үзенә Татарстан һәм Башкортстан, Удмуртия, Самара, Чиләбе өлкәләреннән 50 меңгә якын кунак җыйды. Тарлау аланындагы җыр тавышы бөтен авыл өстенә таралды. Бәйрәм быел 26 нчы тапкыр үткәрелә, ә «ВТ» журналисты аны 20 нче тапкыр тамаша кылды.
2026 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча административ комиссияләр 136 мең материалны тикшергән. Каралган эшләрнең төп өлеше гадәттәгечә төзекләндерү һәм муниципаль парковкалардан файдалану кагыйдәләрен бозу, транспорт чараларын яшел зоналарда калдыру һәм законсыз сәүдәгә бәйле.
Ат чабышлары, көрәш, милли уеннар, җырлар-биюләр, 70 меңгә якын кунак. Омск шәһәрендә узган XXVI федераль Сабан туе быел тарихка масштаблы чара буларак кереп калачак.
Балтач районының Бөрбаш авылында XIX Бөтенроссия мөселман балалар Сабан туе узды. Бәйрәмгә Татарстан, Ульяновск, Оренбург, Киров, Самара өлкәләреннән, Башкортстан, Мари Эл, Чувашия Республикаларыннан катнашучылар җыелды. Аларны Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов сәламләде.
Сораштыру
Казанда юл транспорт һәлакәтләре иң күп теркәлгән 66 урында төзекләндерү эшләренең 96 проценты башкарылган. 2025 елда бу участокларда 240тан артык юл һәлакәте булган. Биш участокта – Габишев, Тынычлык урамнарында һәм Мамадыш трактында эшләр урам-юл челтәрен ремонтлау кысаларында үтәләчәк.
Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисенең беренче урынбасары Артур Николаев вафат. Аңа 58 яшь булган. Бу хакта палатаның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Пермь өлкәсенең Октябрь округында гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.
Фикер өстәү
Фикерегез