Газетага язылу

Рәсим Низамов сөенечле яңалыгы белән уртаклашты

Татарстан Республикасының халык артисты Рәсим Низамов социаль челтәрләрдә сөенечле яңалыгы турында хәбәр итте. Аның улы Рүзәл өйләнгән.

Рәсим Низамов сөенечле яңалыгы белән уртаклашты
Фото: Рәсим Низамовның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Август башында киленнең туган ягы Минзәләдә никах мәҗлесе булса, хәзер Казанда яшьләрнең туе гөрләгән. 

Язылышу тантанасын журналист Ландыш Хөсәенова алып барган.

«Татарстанның халык артисты Рәсим Низамовның олы улы өйләнде! Энҗе Азатовна белән бик уңган, лаеклы уллар үстергәннәр алар, күз тимәсен! Килен дә сыната торганнардан түгел – Минзәләнең Дәвек кызы – бар яктан да булган Сәрия», – дигән Ландыш социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә. 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре