Газетага язылу

Равил Бохараевның тууына 75 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була

21 октябрьдә Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрь, прозаик, драматург, тәрҗемәче һәм журналист,Татарстан РеспубликаЯкорьсының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Равил Бохараевның тууына 75 ел тулуга багышланган «Мин үземнең гасырны тойдым» дигән әдәби-музыкаль кичә була.

Г. Тукай әдәби музеенда Татарстанның иҗат интеллигенциясе вәкилләре белән очрашулар, татар мәдәнияте классиклары һәм Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары турындагы әдәби-музыкаль кичәләр еш уздырыла. Әлеге чара шагыйрь, тәрҗемәче Равил Бохараев (1951-2012) иҗатына багышлана. 

Равил Бохараев 1951 елның 18 октябрендә Казанда туа.Казан университетының механика-математика факультетын һәм Мәскәү университетының теоретик кибернетикафакультетының аспирантурасын тәмамлый. Шагыйрьнең әдәби юлы студент елларында ук башлана: аның беренче шигырьләр җыентыгы 1970 елларда чыга.

Р. Бохараев төрле телләрдә шигырь, проза, фәнни-тарихи һәм икътисад-сәяси тикшеренүләр буенча кырыктан артык китап яза. Шигырьләрен рус, татар, инглиз һәм венгр телләрендә иҗат итә. Үз әсәрләрен, шулай ук рус, татар һәм чит ил классик язучыларының һәм замандашларының әсәрләрен тәрҗемә итү белән шөгыльләнә. 

Шагыйрь «Очсыз-кырыйсыз поезд» һәм «Казан карлары»  китаплары өчен 2006 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 

Р. Бохараев төрле елларда Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда уздырылган әдәби-музыкаль кичәләрдә чыгыш ясады, 2011 елда Мәскәүдә Пушкин Дәүләт музеенда оештырылган «Ашкынамын мәңгелеккә» күргәзмәсен ачуда катнашты. Ул Габдулла Тукай әсәрләрен рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә итте. Аның «Вокруг Тукая (комментарии к любви)» дигән китабы шигърият сөючеләр арасында хәзердә актуаль. Г. Тукай әдәби музее экспозициясендә Р.Бохараевның әсәрләре һәм аның турында язылган китаплартәкъдим ителә.

Кичәдә Казанның танылган әдәбият белгече, Державин премиясе лауреаты, КФУ профессоры, «Вселенная РавиляБухараева» монографиясе авторы Әлфия Галимуллиначыгыш ясаячак, «Әкият» Татар дәүләт академия курчактеатры актерлары Р. Бохараев пьесасы буенча куелган«Апушның тылсымлы төшләре» спектакленнән өзеккүрсәтәчәк.

Чарага студентлар һәм укытучылар, туган якныөйрәнүчеләр, экскурсовод-гидлар, әдәбият белгечләре – Равил Бохараевның талантын хөрмәт итүчеләр чакырыла.   

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре