«Киләсе ялларда Сабан туенда вакытны бик күңелле үткәрүегезне телим», – дип мөрәҗәгать итте завод эшчеләренә Путин.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанда Сабан туеның төрле районнарда төрле даталарда үткәрелүен, ә Яшел Үзәндә ул инде узганын аңлатты.
«Аларда Сабан туе инде узды, аларны Казанга чакырабыз. Безнең районнар чиратлап бәйрәм итә», – дип елмайды Миңнеханов.
«Димәк, рәхәтлекне дәвамлы итәсез?», – диде Владимир Путин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез