Тагын дүрт елдан соң бу күрсәткеч 34,4 меңгә кадәр җитәргә тиеш. Әлеге максатлар 2030 елга кадәр туучылар санын арттыру буенча яңартылган программада язылган. Моннан тыш, 2030 елга кадәр гаиләдә өченче булып һәм аннан соң дөньяга килгән балалар санын 1,5 тапкыр арттыру күздә тотыла.
Шул ук вакытта абортлар санын киметү төп юнәлеш булып кала. Яңа туган 100 сабыйга туры килә торган мондый очраклар саны 2024 елда – 22 булса, 2030 елга 21,7 гә калдыру карала. Документта шулай ук 2025–2030 елларда әлеге адымга барганчы табиб белән киңәшләшкән хатын-кызлар арасыннан кимендә 40 процентының йөклелеген саклап калырга тиешлеге билгеләнгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез