Газетага язылу

Республикада хәрби хезмәткәрләргә ярдәм мәсьәләләре буенча кайнар линия 23 октябрьдә узачак

23 октябрьдә, җомга көнне, татарстанлылар өчен хәрбиләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча «Хатын-кыз игътибары» кайнар телефон линиясе ачыла.

Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» депутат берләшмәсе әгъзалары Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, шулай ук профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре белән берлектә хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының хокукларын саклау, социаль һәм хокукый ярдәм, түләүләр һәм ташламалар алу, медицина ярдәме һәм реабилитация мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләренә җавап бирәчәкләр.

Кайнар линия телефоннары: 8(843)236-00-71, +7(965)593-86-64 (МАХтагы сораулар өчен).

Шалтыратулар һәм хәбәрләр 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре