Җырчы бу чакта социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
«Концерттан соң Азаматның еллыгына кайттык. Азаматның арабыздан киткәненә инде бер ел вакыт та үткән», – дигән җырчы.
Аңа нибары 22 яшь иде. Яшь, талантлы, яхшы күңелле егет иде. Сәхнәдә, әйтерсең, очып йөрде. Аны тамашачылар бик яратты.
Азаматның бакчалары янында какы ашаганнан соң хәле начараеп гомере өзелде. Моны авыл кырларын агулау белән бәйле дип аңлаттылар. Биюченең канында химик матдәләр дә табылуы мәгълүм.
«Вакыт үтә, ләкин аның кебек кешене оныту мөмкин түгел. Якыннарына сабырлык һәм көч бирсен Аллаһы Тәгалә. Урыны җәннәттә булсын», – дигән Ришат.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез