Газетага язылу

Ризәлә Исмәгыйлева: «Кабатланмас моңнар» концерты шаян да, шигъри дә, моңлы да булачак»

20 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Тәртип» радиосының чираттагы «Кабатланмас моңнар» концерты узачак.

Ризәлә Исмәгыйлева: «Кабатланмас моңнар» концерты шаян да, шигъри дә, моңлы да булачак»

Оештыручылар, һәрвакыттагыча гөрләп узар, дип өметләнә. Һәм бу юлы аны бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлыйлар. Концертта халкыбызның моңлы җырлары белән бергә, Тукай һәм башка шагыйрьләребезнең дә иҗаты  яңгыраячак.

– «Кабатланмас моңнар» концерты шаян да, шигъри дә, моңлы да булачак. Без әкренләп онытылып барган жанрларның берсен – мәсәлләрне дә кертергә телибез. Тамашачылар аларны да ишетәчәк, – дип, кайбер серләрне ачты «Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева журналистлар белән оештырылган матбугат конференциясендә. Концертта катнашучы җырчылар да – чын моң иясе: Миңгол Галиев, Айдар Фәйзрахманов, Фердинанд Сәлахов, Альберт Вәлиуллин, Айдар Рәкыйпов һ.б. Моннан күп еллар элек җырчы буларак танылган, хәзер Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле булып эшләүче Хәйдәр Гыйльфанов та, «Кабатланмас моңнар» концертында катнашу өчен, ерак араларны якын итеп, Казанга киләчәк.

 Радио эшчәнлеген бүген рәсми рәвештә өч хезмәткәр алып бара. Шулай булуга карамастан, 22 тапшыру эфирга чыга. Аларны әзерләргә журналистлар, галимнәр, артистлар булыша. «Тәртип» радиосының эшчәнлеге белән программалар мөхәррире Ләйлә Гыймадиева таныштырды. Ул: «Тукайның 140 еллыгы уңаеннан «Тукай укулары» тапшырулар циклы эфирга чыга. Радио дулкыннарында Камал театры артисты Илдус Әхмәтҗанов укуында Тукай шигырләре даими яңгырап тора», – дип сөйләде. «Тәртипле иртә» тапшыруының төзелешенә дә кайбер үзгәрешләр керткәннәр.  Эш көннәрендә һәр иртә радио тыңлаучыларны төрле өлкәдә эшләүче һөнәр ияләре белән таныштыралар. Сәнгать, мәдәният, сәламәтлек, фән-гыйлем һәм башка темаларга кызыклы әңгәмәләр оештырыла. «Тәртип»тә дин өлкәсенә кагылган сорауларга «Хәдис дәресләре» тапшыруында тулы җавап алырга мөмкин. Фоат Галимуллин алып барган «Уйнап сөйләсәң дә, уйлап сөйлә» тапшыруы тел һәм сүз тәмен белүчеләр өчен файдалы. Танылган галим, диктор һәм моңлы тавышлы Фоат Галимуллин бу көннәрдә үзенең юбилеен бәйрәм итте. Ул концертта да чыгыш ясаячак.

«Кабатланмас моңнар» концертында шулай ук юмор остасы, җырчы, композитор Алмаз Хәмзин да катнаша. Матбугат конференциясендә ул хәзерге концертларның кайберләрендә эчтәлек, эзлеклелек булмауны тәнкыйтьләде. Үзләре яшь вакытта концертларга булган таләпләр хакында сөйләде. «Тәртип» радиосы оештырган концертларда халкыбыз күңеленә кереп калган мәгънәле җырлар яңгыравын да искәртте.

Концертның режиссеры һәм сценарий авторы – Тинчурин театры артисты, радиода алып баручы Илфак Хафизов «Кабатланмас моңнар»га тамашачының игътибары артуын, сыйфатлы җырлар тыңларга килүләрен билгеләп үтте.

«Концертка килүчеләр «Тәртип» радиосы хезмәткәрләрен дә күрә алачак. Кариев театры артисты Фәнис Кәлимуллин, нәфис сүз остасы Айгөл Нәбиуллина, кинорежиссер Алмаз Нургалиев та сәхнәдә чыгыш ясарга әзерләнә», – дип белдерде Ризәлә Исмәгыйлева. Тамашачыларны 20 апрель көнне 18.00 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә көтеп калалар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре