Газетага язылу

Росгвардия оркестры сәүдә үзәгендә Ватанны саклаучылар көне белән котлады

Росгвардия оркестры Казандагы сәүдә үзәкләренең берсендә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан флешмоб оештырды.

Музыкантлар мондый концерт белән традицион рәвештә ел саен 23 Февральдә һәм 8 Мартта чыгыш ясый.

Концерт 20 минут чамасы дәвам итте. Оркестр җиде композиция башкарды. Алар арасында хәрби әсәрләр дә, популяр эстрада җырлары да яңгырады.

«Без мондый флешмобны ел саен оештырабыз. Бу инде күркәм традициягә әйләнде. Бүген без «Катюша», «Артиллеристлар маршы», хәрби шоферлар җыры кебек хәрби көйләр башкардык, чөнки Ватанны саклаучылар көнен билгеләп үтәбез. Чыгышыбызны «Прощание славянки» композициясе белән тәмамладык», – дип сөйләде коллектив җитәкчесе, хәрби дирижер, ТР атказанган артисты Вадим Кравчук.

Шулай ук оркестр халык темаларына попурри һәм яңа номер – барабанчылар солосын тәкъдим итте, дип яза Татар-информ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре