Бу хакта Роскомнадзорда сөйләделәр, дип хәбәр итә РИА Новости. «Әгәр Россия законнары таләпләре мессенджер тарафыннан үтәлмәсә, ул тулысынча блокланачак", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Шул ук вакытта Роскомнадзорда WhatsApp террорчылык актларын оештыру, аларны башкаручыларны вербовкалау, мошенниклык һәм башка җинаятьләр өчен файдаланалар, ә мессенджер командасы мондый законга каршы гамәлләрне булдырмау өчен чаралар күрми, дип белдерделәр. Күзәтчелек органында шулай ук чикләүләр кулланучылар башка мессенджерларга күчә алсын өчен этаплап кертелә дип ачыклык керттеләр һәм «илкүләм сервисларга күчәргә» киңәш иттеләр.
Бүгенге көннән башлап WhatsAppның Россиядәге эш тизлеге 70-80% ка кимегән, элемтә операторларының моңа катнашы юк. Сбой.РФ сервисы мәгълүматлары буенча, соңгы 24 сәгать эчендә Россия кулланучыларыннан WhatsApp эшендәге проблемаларга 4146 шикаять кергән.
Downdetector сервисы мәгълүматы буенча, бер тәүлек эчендә Россиялеләрдән WhatsApp эшендәге проблемаларга 791 шикаять килгән. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе хәбәр итүләрнең дөрес эшләмәве (53%), мобиль кушымтаның өзеклеге (23%), сайтның өзеклеге (12%), гомуми өзеклек (5%) һәм шәхси кабинетның өзеклегенә (3%) белән бәйле. Моннан тыш, күпләр хәбәр җибәрү мөмкин булмауга зарланган.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез