Газетага язылу

Россия – АСЕАН саммитында катнашучылар «Казан Экспо»га килде

Казанда узучы Россия – АСЕАН саммитында катнашучы чит ил делегацияләре башлыклары «Казан Экспо»га килде. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.

Саммитта катнашучылар бүген пленар утырыш уздырачак, аның барышында көн кадагындагы һәм төбәк проблемалары буенча фикер алышачаклар. Шулай ук Россия белән АСЕАНның стратегик партнерлыгын үстерү турында сөйләшәчәкләр. Чараны Россия Президенты Владимир Путин һәм саммит рәистәшләре буларак Филиппин Президенты Фердинанд Маркос ачачак.

Биредә үк дүрт документка кул кую планлаштырыла. Моңа кадәр Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков хәбәр иткәнчә, алар инде килешенгән. Бу – Казан декларациясе, 2026-2030 елларга Россия һәм АСЕАН стратегик партнерлыгын гамәлгә ашыру буенча комплекслы гамәлләр планы, энергетика һәм мәдәният буенча уртак белдерүләр.

Саммитның икенче утырышы иртәнге эшлекле аш форматында узачак. Ул Евразия киңлегендә интеграцион процесслар тематикасына багышланачак. Шулай ук Россия Сәүдә-сәнәгать палатасы башлыгы Сергей Катыринның Россия – АСЕАН эшлекле форумы нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясавы көтелә. Алга таба Президент саммит кырларында ике яклы очрашулар сериясен дәвам итәчәк.

Россия белән АСЕАН арасындагы мөнәсәбәтләрнең 35 еллыгына багышланган юбилей саммиты Казанда 17-19 июньдә уза. Саммит кырларында чәршәмбе көнне Россия – АСЕАН эшлекле форумы ачылды.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре