Газетага язылу

Россия Банкы төп ставканы үзгәрешсез калдырды

Россия Банкының Директорлар Советы бүгенге утырышында төп ставканы 14 процент дәрәҗәсендә саклап калу турында карар кабул иткән.

Үзәк Банк бәяләмәсенә караганда, икенче яртыеллыкта икътисад салмак үсә. Агымдагы бәяләр арта, инфляция күрсәткеченең зур булуы көтелә. Бәяләрнең еллык үсеше 5-6 процент чикләрендә тирбәлә. Бәя үсүнең сәбәбе – кайбер тармакларда җитештерү куәтләренең вакытлыча кимүе. Россия Банкы киләсе елда төп ставканың уртача 12,5-13,5 процент чикләрендә булачагын көтә. Банк фаразына караганда, 2027 елда инфляция күрсәткече 4 процентка кире кайтачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре