Газетага язылу

Россия Герое Александр Лапин үзенең ничек хәрби булып китүе турында сөйләде

Бүген, Ватанны саклаучылар көнендә, «Татар-информ»да Россия Герое, генерал-полковник Александр Лапин белән эксклюзив интервью дөнья күрде. Ул әлеге басмага үзенең ничек хәрби булып китүе турында сөйләгән.

– Мин барыбызга  да Ходай юл күрсәтә дип саныйм. Туар алдыннан безгә үзенең күктәге илчеләре аша план-бирем бирә. Бу план-бирем миңа да Ходайдан бирелгән иде – сиңа Ватанны саклаучы, сугышчы булырга кирәк диелгән.

Мин балачактан ук хәрби эш белән мавыга идем, ләкин эш белән дию, мөгаен, арттырып әйтү булыр. Безнең гаилә эшче гаиләсе иде, уенчыклар аз, мин шырпы җыйдым, төрле таяклар кисеп, алардан шартлы гаскәрләр ясадым. Җирдә, 2гә 2 метрлы участокта, минем ике илем бар иде, мин гаскәрләр урнаштырдым. Шырпы тартмалары танк ролендә иде. Сугыш кырында мин бер яктан һөҗүм иттем, икенче яктан – сакландым, урап узу маневрлары ясадым. Мондый әйберләргә өстән нәрсәдер этәрә дип уйлыйм.
Мин бит, КХТИга укырга кергәндә, ничектер җиңел кердем. Мин ничек исәп тоттым? Анда хәрби кафедра бар, хәрби кафедрада укып чыгам, аннары «пиджак» белән йөрим, үз юлымны инде хәрби булып утырып уздырачакмын. Ләкин мин моның дөрес түгеллеген аңлый идем. Институттан китеп, ашыгыч хезмәт узу өчен армиягә китәргә булдым.  Ә алга таба тулы канлы кадр офицеры булырга – «пиджак» түгел, ә кадр офицеры булырга ниятләдем, – дигән ул әңгәмәдә

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре