Ул шулай ук дөньяның бик тиз үзгәрүен билгеләп үтте һәм мондый шартларда яңа макроикътисадый зоналар барлыкка килүен искәртте. “Беренче чиратта Россиянең яхшы дуслары белән үзара товар әйләнеше үсә. 2025 елда ул якынча 22 млрд доллар тәшкил итте. Тагын бер кат искәртик, дөнья бик тиз үзгәрә һәм бу глобальләшүнең башка формасы”, – диде Антон Кобяков.
Россия Президенты Киңәшчесе әйтүенчә, әлеге процессларны аңлаган илләр, дәүләтара берләшмәләр үзләренең киләчәген тәэмин итә башлады инде. “Россия шулай ук процессларда катнаша. Россиянең диалог партнерлыгы - шундый перспектив формаларның берсе”, – диде ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез