Россия гражданнары Иорданиягә визасыз керә һәм анда һәр килгән саен 30 көнгә кадәр була алачак. Шул ук вакытта, әлеге илдә булуның гомуми вакыты календарь ел дәвамында 90 көннән артмаска тиеш. Визасыз керү гражданнар хезмәт яки коммерция эшчәнлеген, белем алу яки илдә даими яшәүне планлаштырмаган очракта гына мөмкин.
Иордания гражданнары өчен дә Россия Федерациясенә килгәндә шундый ук шартлар гамәлдә булачак, дип билгеләп үтелә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез