Газетага язылу

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum»: быел аның үзенчәлекләре нидә?

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum»: быел аның үзенчәлекләре нидә?

Казан зур кунаклар каршы алырга әзерләнә. 12–17 майда Татарстан башкаласында «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVII Халыкара икътисадый форумы узачак. Быел аның үзенчәлекләре нидә? Бу хакта Мәскәүдә сөйләштеләр.

Татарстан Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов ил башкаласына эш сәфәре кысасында, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасына кергән дәүләтләрнең илчеләре белән очрашты. Чарада Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Россия Чит илләр эшләре министры Сергей Лавров катнашты.

Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, илнең тышкы сәясәтендә Президент билгеләгән өстенлекләр нигезендә, мөселман илләре белән үзара ихтирамга һәм уртак мәнфәгатьләргә нигезләнгән хезмәттәшлекне ныгыту юнәлешендәге эш дәвам итә. «Бу принциплар гадел һәм тотрыклы дөнья тәртибен төзү өчен нигез булып тора. Безнең илләр арасында үзара аңлашуны ныгыту һәм туры элемтәләрне җайга салу – «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме бурычларының берсе. Быел төркем KazanForum кырында үзенең егерме еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Төркем әгъзаларына, Россия Чит илләр эшләре министрлыгына, Диния нәзарәтләренә, Татарстанга актив эшчәнлек һәм форумның барлык чараларына ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерәм. Форсаттан файдаланып, барыгызны да форумда катнашырга чакырам», – диде вице-премьер, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумының оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин.

Сергей Лавров әйтүенчә, милләтләр һәм диннәр арасындагы татулык күп гасырлык Россия дәүләтчелегенең мөһим өлеше булып торды һәм алга таба да шулай булып калачак. Башка традицион диннәр белән беррәттән, ислам – илебезнең рухи-тарихи һәм мәдәни мирасының аерылгысыз өлеше. «Россиянең тышкы сәяси өстенлекләре арасында – дустанә мөнәсәбәттәге ислам цивилизациясе дәүләтләре белән үзара файдалы элемтәләрне ныгыту, шулай ук аларны берләштерә торган Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы белән диалогны үстерү дә бар. Россиянең Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы белән партнерлыкны үстерүдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме мөһим роль уйный. Быел ул үзенең 20 еллыгын билгеләп үтә. Барлык хезмәттәшләремне дә бу истәлекле дата белән чын күңелдән котлыйм», – диде Россия чит илләр эшләре министры.

Рөстәм Миңнеханов катнашучыларны Изге рамазан ае тәмамлану белән котлады.

– Кызганыч, нәкъ менә мөбарәк айда кабаттан башланган сөйләшүләр  артына яшеренеп, АКШ һәм Израиль Иранга карата агрессия кылды. Моңа бәйле рәвештә, без Якын Көнчыгыштагы эскалациягә, башка мөселман дәүләтләрендәге хөрмәтле хезмәттәшләребез территорияләренә һөҗүмнәргә, инфраструктураны җимерүгә бик нык борчылабыз. Россия Федерациясе конфликтны дипломатик юл белән хәл итү һәм төбәктәге вазгыятьне тизрәк җайга салу яклы, – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, шул ук вакытта, Фәләстыйн–Израиль конфликты, анда барлыкка килгән гуманитар фаҗига, шулай ук изге Әль-Акса мәчетенә керү мөмкинлеге ябылу проблемалары беркая да китмәде.

Татарстан Рәисе быел «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме эшчәнлегенә 20 ел тулуга да аерым тукталды. Билгеле булганча, 2005 елда Россия күзәтүче статусын алды. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, шуннан соң нәкъ менә ил Президенты Владимир Путин кушуы буенча оештырылган «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме традицион рухи кыйммәтләрне яклауга, шулай ук рус дөньясы белән мөселман цивилизациясе арасында үзара аңлашуны ныгытуга юнәлдерелгән диалогның үзенчәлекле мәйданына әверелде. Егерме ел дәвамында төркем бу эшчәнлекне ныклы рәвештә дәвам итә.

– Без Россия Президентына игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәтле. Мин даими рәвештә Владимир Владимировичка төркемнең эшчәнлеге турында хәбәр итәм, һәм ул безнең эшне югары бәяли. Үз эшчәнлегебезнең төп максаты дип без халыкара мөселман иҗтимагый һәм дини берләшмәләре лидерлары, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең әйдәп бара торган аналитик, фәнни һәм гуманитар оешмалары, фондлары, университетлары җитәкчеләре белән халык дипломатиясе өлкәсендә элемтәләрне ныгытуны саныйбыз. Безнең бурыч – Россия һәм Ислам дөньясы дәүләтләре өчен уртак булган рухи-әхлакый кыйммәтләрне үстерү һәм яклау, шулай ук яшьләрне аларны саклауга һәм ишәйтүгә җәлеп итү. Бүген бу – бөтен кешелек дөньясы өчен иң мөһим кыйммәтләр, – диде Рөстәм Миңнеханов.

12–17 майда узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумының пленар утырышында технологик һәм финанс тәкъдимнәрне берләштерү турында фикер алышачаклар. «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» елына багышланган тантаналы чаралар, Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең мәдәният министрлары съезды, ИСЕСКО Генераль Ассамблеясы кебек чаралар форумга аерым әһәмият бирәчәк дип көтелә. KazanForum көннәрендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең «Россия белән ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу нигезе буларак уртак кыйммәтләр» темасына багышланган еллык утырышы да узачак. Татарстан Рәисе әйтүенчә, узган ел форумның эшлекле программасында дөньяның 96 иленнән һәм Россиянең 82 төбәгеннән 8,5 меңгә якын кеше катнашкан.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре