Газетага язылу

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында магистратурага керү тәртибен үзгәртергә җыеналар

Россиянең Фән һәм югары белем министрлыгы магистратурага керү тәртибенә үзгәрешләр кертергә җыена.

 Шуның нәтиҗәсендә абитуриентлар бер вузда иң күбе биш юнәлешкә гариза тапшыра алачак. Бу хакта ведомство боерыгы проектына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Хәзерге вакытта юнәлешләр саны чикләнмәгән, бер югары уку йортында чикләнмәгән санда әзерлек программаларын сайлап алу мөмкинлеге бар. 

Министрлыкта планлаштырылган үзгәрешләр киләсе, 2027-2028 уку елында гамәлгә керер дип фаразлана.

Элегрәк РФ Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков яңа модельгә күчкәндә югары белем алу вакыты, сайланган белгечлекнең катлаулылыгына карап, дүрт елдан алты елга кадәр җитәчәген әйткән иде.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре