Газетага язылу

Россия мөселманнары Дини җыенында Пакистан белән элемтәләрне үстерү турында сөйләштеләр

Мәскәү мөфтие, Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы Әлбир хәзрәт Крганов үз резиденциясендә Пакистан белән эшлекле хезмәттәшлек ассоциациясе президенты Джавад Рехманны кабул итте.

Әңгәмә Россия белән Пакистан арасындагы хезмәттәшлек перспективаларына һәм үзара ышанычны ныгытуга багышланды, дип хәбәр итә Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дин оешмасының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемегә сылтама белән «Татар-информ».

Очрашуда шулай ук Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы каршындагы ислам дөньясы белән үзара хезмәттәшлек буенча Экспертлар советы рәисе, иеромонах Григорий (Матрусов) һәм Мөхәммәтҗан Хөсәенов исемендәге Ислам институты ректоры Абдулла хәзрәт Әдһәмов катнашты.

Әңгәмә барышында Россия һәм Пакистан халыклары арасында ышанычны һәм үзара аңлашуны ныгыту өчен дини диалогның әһәмияте турында фикер алыштылар. Гуманитар элемтәләрне үстерүгә һәм турыдан-туры багланышларны саклауга игътибар бирелде.

Шулай ук ике илнең эшлекле даирәләре арасындагы үзара хезмәттәшлек перспективаларына, эшмәкәрләр арасында элемтәләр урнаштыруга һәм алдагы хезмәттәшлек өчен юнәлешләр эзләүгә дә кагылдылар.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре